Бүген Мәскәүдә Бердәм ВТБ лигасының финал сериясендә беренче матч уза. Башкаланың ЦСКА командасы үз мәйданчыгында Казан УНИКСын кабул итә.
Велимир Перасовичның уенчылары финалга эләкте – алар җиде матчта Питерның «Зенит» командасын 4:3 исәбе белән узды.
Армейларның юлы җиңелрәк булды – алар биш очрашуда «Локомотив-Кубань»ны 4:1 исәбе белән җиңде.
Финал сериясе дүрт җиңүгә кадәр дәвам итә.
ЦСКА белән УНИКС арасындагы беренче матч бүген 19:30да башлана.
Нет комментариев