Волейбол сөюче райондашлар ярышты
Спорт

Волейбол сөюче райондашлар ярышты

Апас универсал спорт залында оешма-предприятиеләр арасында волейбол ярышлары узды.

(23 май, “Апастово-информ”).

  Спорт залына сәламәт яшәү рәвешен үз итүче ир-ат һәм хатын-кыз җитәкче-белгечләреннән торган командалар җыелды. Ярышлар Спартакиада кысаларында үткәрелде.
Ярышларның нәтиҗәләре буенча беренче урынга – районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге командасы лаек булды. Апас спорт мәктәбе – икенче, районның эчке эшләр бүлеге – өченче урында. Җиңүче командалар Грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
Бу хакта районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин хәбәр итте.

  Әлеге ярышлар вакытында ГТО нормативлары тапшырылды.


Нет комментариев