Хәрби хезмәткә китүче егетләр ГТО нормативларын уңышлы тапшырды
Спорт

Хәрби хезмәткә китүче егетләр ГТО нормативларын уңышлы тапшырды

Районда язгы чакырылыш дәвам итә. Солдат хезмәтенә баручы егетләр ГТО нормативларын тапшырып, үзләрен сынап карады.

(29 май, “Апастово-информ”).



“Хәрби хезмәткә әзерләнүче егетләр “Апас” универсал спорт залына килеп ГТО нормативлары тапшырды. Алар бар да этапларны уңышлы узды. Тиздән ГТО билгеләре дә тапшырылачак”, - ди ГТО буенча җаваплы белгеч Марсель Хисамов.


ГТО тапшыруга өлкән буын да актив кушылды. Алар һәр җирдә актив һәм спортның да үзәгендә кайный.


Нет комментариев