Зөфәр Зәмдиханов Кубогына узган волейбол ярышларының җиңүчеләре билгеле булды
Спорт

Зөфәр Зәмдиханов Кубогына узган волейбол ярышларының җиңүчеләре билгеле булды

Биеш урта мәктәбе базасында Зөфәр Зәмдиханов Кубогына 15нче тапкыр волейбол ярышлары узды.

(1 декабрь, “Апастово-информ”).



Уеннарда барлыгы 17 команда катнашты. Кайбыч, Тәтеш, Яшел Үзән районнарыннан да волейболчылар килде. Җиңүче командаларга Мактау грамотасы, медальләр тапшырылды. Иң яхшы уенчылар истәлекле бүләкләргә лаек булды.
Кубок – Биеш урта мәктәбе командасы кулында. Аларга иганәчеләр тарафыннан акчалата бүләкләр дә әзерләнгән иде. Икенче урынны Яшел Үзән, өченче урынны Апас спорт мәктәбе командалары яулады.


Нет комментариев