Төрлесеннән

2027 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 28 935 сумга кадәр артачак

“Татар-информ” РИА Новости мәгълүматларына таянып хәбәр иткәнчә, 2027 елның 1 гыйнварыннан Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) 28 935 сумга җитәчәк.

Дәүләт Думасы әлеге үзгәрешне күздә тоткан закон проектын икенче укылышта кабул итте. Әлеге инициатива бюджет пакеты кысаларында тәкъдим ителгән. Хәзерге вакытта Россиядә минималь хезмәт хакы аена 27 093 сум тәшкил итә.

Шулай итеп, киләсе елдан МРОТ күләме 6,8 процентка артачак. Шулай ук 2027-2029 елларда минималь хезмәт хакын медиан хезмәт хакына бәйләп исәпләү тәртибен вакытлыча туктатып тору тәкъдим ителә. Бу чорда МРОТ күләме оешмалардагы хезмәткәрләрнең уртача айлык исәпләнгән хезмәт хакы динамикасын исәпкә алып билгеләнәчәк.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев