Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Важное в Апастово

Кече Болгаер китапханәсе әниләрне кунак итте

Якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан, Кече Болгаер авыл китапханәсендә «Әнием - кояш, мин аның көнбагышлары» дигән кичә узды.

(26 ноябрь, “Апастово-информ”).



Кадерле әниләрен котларга аларның кыз-уллары килде. Алар газизләренә иң матур шигъри юлларын җиткерделәр.
Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Сәйфуллина Зилә Имам кызы үзенең котлауларын җиткерде.
Әле кичәгә матур әдәбиятны яратып укучы, улы махсус хәрби операциядә катнашучы Фәйзуллин Рифат Илшат улының әнисе Фирая Кәрим кызы да чакырылды. Ул үзенең уй-кичерешләре белән уртаклашты. Барлык әни дә "Балама теләкләрем" дигән уен аша иң матур фикерләрен яңгыратты. Әниләр өчен матур җыр, шигырьләр яңгырады. Балалар әниләренә кояш кебек балкып торучы көнбагыш чәчкәләре бүләк итте. Әниләрнең йөзләрендә шулкадәр шатлык хисләре чагылды, балалары белән горурлануларын яшереп кала алмадылар. Әниләр балалар белән бергәләп түгәрәк табын артында чәйләр эчте. Бу хакта китапханәче Гөлүсә Гайфуллина хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев