Апас мәктәбендә урнашкан 880нче номерлы сайлау участогы бүген аеруча зур игътибар үзәгендә булды.
Сайлау участогына Ватанны саклаучы, махсус хәрби операциядә катнашучы Алмаз Нигъмәтуллин килде. Ул әнисе Рамилә ханым һәм энесе Нурсил белән бергә килгән иде. Алмаз –батыр егет. Ул Ватанны саклау, тынычлык һәм иминлек хакына килешү төзеп, яу кырына китте. Аның күрсәткән батырлыгы дәүләт тарафыннан лаеклы бәяләнде – ул "Батырлык" медале белән бүләкләнде.
Бүгенге көндә егет җитди яраланганнан соң тернәкләнү курсын уза. Ул үзенең гражданлык бурычын үтәргә, илебезнең киләчәге өчен тавыш бирергә килүен мөһим эш дип санаган. Аның өчен бу сайлаулар үз иле, үз халкы алдындагы изге бурычны тагын бер кат раслау. Алмаз Нигъмәтуллин кебек егетләр безнең илнең терәге, халкыбызның горурлыгы. Аның бүгенге адымы – яшьләр өчен иң зур үрнәк, чын патриотизмның иң югары чагылышы.
Нет комментариев