Волонтерлар игелекле эштә
Апас “Алга” яшүсмерләр клубында хәрбиләргә волонтёрлар ярдәме дәвам итә. Күптән түгел клуб әгъзаларына яңа заказ кергән - 60 данә пончо тегү бурычы куелган.
Пончо тегү өчен кирәкле материаллар волонтёрлар җыйган акчалар (садака) хисабына сатып алына. Бу - битараф булмаган кешеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.
“Изге эшкә теләгән һәркем кушыла ала. Хәрбиләргә ничек ярдәм итәргә белмисез икән - “Алга” клубына килегез. Биредә һәр кулдан килгән эш кадерле, һәр ярдәм зур әһәмияткә ия”, - диләр волонтерлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев