Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Апаста Донбасстагы сугышта һәлак булган балаларны искә алдылар

27 июльдә Донецк Халык Республикасында Донбасста сугыш корбаны булган балаларны искә алалар. Әлеге уңайдан хәтер акцияләре оештырыла.

(27 июль, “Апастово-информ”).

Донбасс шәһәрендә һәлак булган балаларны искә алу акциясенә райондашларыбыз да кушылды. Район мәдәният йорты каршында хәтер чарасы узды.

Искә алу почмагы булдырылды. Бирегә йомшак уенчыклар, чәчәкләр куелды. Хәтер шәмнәре яндырылды, балалар 1 минутлык тынлык белән искә алынды.

“Белгәнебезчә, 27 июль Донбасста һәлак булган корбаннарны, балаларны искә алу көне. Андый югалтулар башка булмасын иде. Районыбыздан махсус хәрби операциядә катнашучылар бар. Аларның исән-сау кайтуларын телибез, - диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.

Соңыннан мәдәният хезмәткәрләре хәтер почмагына шәмнәр куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев