Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

«Якын дустым белән хыянәт иткән»

Хатынны гафу итәргәме?

«Мин хатынымны бик яратам, ләкин аның хыянәтен оныта алмыйм, — дип яза Уфадан Илдус социаль челтәрдә. — Без өч ел чамасы элек рәсми язылыштык, биш елдан артык бергәбез, балаларыбыз юк. Без аның белән бик яхшы яшибез, хәтта бер-беребез өчен җан атып торабыз, дип әйтергә дә мөмкин. Ләкин күптән түгел ул миңа туйга кадәр үк иң якын дустым белән йоклавын сөйләде. Дөресен генә әйткәндә, мин бу яңалыктан өнсез калдым, моны кабул итә алмыйм. Аның дәлилләре: «Бу туйга кадәр иде, бернәрсә дә аңлатмый, хата гына, сине яратам, ачуланма». Еллар узгач моны нигә әйтүен сорагач, ул гаебен танып, хатасын төзәтергә теләвен әйтте. Табигый, мин дустым белән бөтен мөнәсәбәтләрне өздем, аңлатмыйча гына аңа берне тондырдым һәм китеп бардым. Хатыныма алай эшли алмыйм, чөнки мин аны яратам, аның белән буласым килә. Тик аңа кагылганда, шунда ук аңа дустымның кагылганын күз алдыма китерәм. Бу уйларның барысы да мине акылдан яздыра. Аны кичерү һәм оныту өчен миңа нишләргә?»

Яшь пар гаиләсен саклап калырмы? Нинди киңәш бирер идегез?

Чыганак: https://tatar-today.ru/2022/09/79208/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев