Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Рәшит бабай Заһидуллин котлаулар кабул итте

Морзалар авылында яшәүче Рәшит бабай Заһидуллин 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(12 июль, “Апастово-информ”).
Рәшит бабайны район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов, Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев тәбрик итеп, район башлыгының Котлау открыткасын, бүләк тапшырдылар, җылы теләкләрен җиткерделәр.
Рәшит бабай сугыш чоры авырлыкларын күргән буын баласы. 3 классны тәмамлаганнан соң, кыр эшенә чыга. 60 елга якын гомерен туган ягына хезмәткә багышлый. Заготзернода, озак еллар кошчылык фабрикасында эшли.
Бүген ул балалары, оныклары тәрбиясендә хасиятле гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев