Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Тормышны җиңеләйтә торган гадәтләр

Тормышыгызда проблемалар бермә-бер кимесен өчен психологлар кайбер гадәтләрне үзгәртергә, организм һәм психологик халәт өчен уңай булганнарын яшәү рәвешенә әвелдерергә киңәш итә.

  Мисал өчен, иртә торырга өйрәнегез. Беренче вакытта бу авыр биреләчәк. Әмма үзегезне мәҗбүриләгез. 
Иртә торыр өчен иртә ятарга кирәк. Ким дигәндә төнге 11 гә кадәр йокыга китәргә тырышыгыз. 
Керемнәр һәм чыгымнарны язып барыгыз. Бу финанс мәсьәләләрен җайга салырга ярдәм итәчәк. 

  Көн саен һавада йөреп керегез. Саф һава организм өчен генә файдалы түгел, ул уйларны тәртипкә китерергә дә ярдәм итә. 
Барлык идеяларыгызны да блокнотка язып барыгыз. Бересендә калдырмагыз! Хәтта иң мәгънәсез дип санаганын да. 
Кичтән юынып ятыгыз. Һичьюгы битегезне генә булса да. 

  Атна башында яисә азагында атналык меню төзегез. Бүген нәрсә пешерим икән дигән сорау вакытыгызны алмас. Әгәр дә ярымфабрикатлар ясап куйсагыз үзегезгә тагын да җайлырак булыр. 
Көн саен яисә атна саен аз-азлап булса да акчаны “мая”га салыгыз. Ул зур сумма булмаска мөмкин. Әмма бу акчалар бик кирәк вакытта зур ярдәм булачак. 

Айсылу Хәсәнова әзерләде

Чыганак:https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/tormysny-inelaita-torgan-gadatlar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев