Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

«Урманда аю белән бергә кундык…»

Санкт-Петербургтан Башкортстанга килгән турист Интернет челтәрендә кызыклы хәл белән уртаклашкан.

Бу хәл турында турист «Вконтакте» социаль челтәренең «Башкортстан туристлары» төркемендә язып калдырган.

«Мин Башкортстанга узган елны сәфәргә бардым. Ах… Сездәге табигать бер төбәктә дә юк. Андый куе урманнарны моңа кадәр күргәнем булмады.

Нәкъ менә шул урманда иптәшләрем белән кызыклы хәлгә эләктек тә. Ялгышмасам, без Хәйбулла районында идек. Күп кенә юл үткәч, урман уртасында булган бер яланлыкта палаткаларны куеп, ял итәргә булдык. Ашадык. Кич җитте. Йокларга яттык. Бер заман, иртәнгә таба, ниндидер куркыныч тавыштан уянып киттем. Палаткадан башымны тыгып карасам — бездән ерак түгел аю йөри.

Вәт шунда курыктым. Күпмедер вакыт узгач, ул безнең яннан китте. Тиз генә дусларымны уятып, бу хәлне сөйләдем. Бу кадәр тизлектә әйберләрне җыйган юк иде. Ничек ул урманнан «очып» чыкканыбызны сизми дә калдык. Шул хәлдән соң башкача урманда кунмадык та», — дип язган ул.

Чыганак: https://tatar-today.ru/2022/06/76088/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев