Апаста бер шофер правасыз калачак
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста бер шофер правасыз калачак

Салмыш килеш машинага утырып чыгучылар хокук сакчылары кармагына эләгеп торсалар да, район юлларында андыйлар әледән-әле очрап тора. Бу көннәрдә ДАИ хезмәткәрләре тагын бер очрак буенча мәгълүмат җиткерде.

Шимбә иртәсе районда бер машина йөртүче өчен уңышсыз башланып киткән. Иртәдән үк әзрәк кәефен күтәреп алган машина йөртүче машинасында эшкә барырга чыккан. Уланово-Каратун юлыннан хәрәкәт иткәндә ул ДАИ инспекторларының игътибарын җәлеп иткән. Юл сакчылары аны токарлап, салмыш булуын ачыклаганнар. 

- Руль артына спиртлы эчемлек кулланып утырган өчен 45 мең сум күләмендә штраф яный һәм шофер ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Әлеге шоферны да шундый җәза көтә. Исерек килеш руль артына утырырга батырчылык иткән машина йөртүче аркасында бер гаепсез кеше дә зыян күрергә мөмкин бит, – ди районның ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев