Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Районда юллардагы хәвефсезлек һәм иминлекне тәэмин итү хакында сөйләштеләр

Район хакимиятенең утырышлар залында, юл куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.

(1 июль, “Апастово-информ”).


Киңәшмә барышында юл һәлакәтләрен булдырмау, зыян күрүчеләргә нәтиҗәле медицина ярдәме күрсәтү, балалар арасында кисәтү чаралары алып бару, әти-әниләргә җиткерү мәсьәләре ассызыкланды.
Районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев 2022нче елның беренче яртыеллыгында районда булган юл һәлакәтләре турында чыгыш ясады.
“Агымдагы елда районда 1 юл һәлакәтендә 1 кеше вафат булды, 1 кеше зыян күрде. Узган елда нәкъ шушы вакыт аралыгында 3 юл һәлакәте теркәлеп, 1 кеше вафат булган иде, 7 кеше имгәнде”, - дип белдерде ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе.
Румбик Гәрәев җәйге каникул чорында балалар иминлеген кайгырту мәсьәләсен тагын да көчәйтергә кирәклеген әйтте. Шулай ук балалар иминлеген кайгырту юнәлешендә актив эшләүче Апас мәктәбе эшчәнлегенә югары бәя бирде.
Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова үзенең чыгышында балалар травматизмын кисәтүгә, булдырмауга зур игътибар бирелү, балалар белән төрле кисәтү чаралары уздырылу хакында сөйләде.
Киңәшмәдә горизонталь юл тамгалары булдыру, юл тамгаларын яңарту хакында да сөйләшенде. Шулай ук скутер, электросамокатлар иярләүче балаларны да игътибарга алу, аларның иминлеген кайгырту мәсьәләсе күтәрелде, әти-әниләр белән җитди сөйләшүләр алып барырга кирәклеге әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев