Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Салмыш шоферга Апас-Ульян арасы берни түгел

9 гыйнварда көндезге сәгатьләрдә Апас – Иске Әнәле юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан шоферның салмыш булуы ачыкланган.

(9 январь, “Апастово-информ”).


Шофер үзе аңлатуынча, ул Апастан Ульян каласына барырга чыккан. Үзенең салмыш булуын әллә онытып җибәргән, әллә исерткечләр кыюлык өстәгән... Үкенергә туры килер дип башына да китермәгән.
Хәзер шоферга 1,5 ел җәяү йөрергә һәм 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
"РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.8 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә административ эш төзелә. Тәртип бозучыларга 30 мең сум күләмендә штраф салу, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган", - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев