Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Узган шимбә киче бер машина йөртүче өчен бик күңелсез тәмамланган

Ул салмыш хәлдә машина белән идарә иткән.

(14 февраль, “Апастово-информ”).


Исерткеч эчемлекләр кулланып юлга чыккан машина йөртүчесе ЮХИДИ инспекторлары белән очрашкан.
Районның ЮХИДИ инспекторлары белдерүенчә, шофер район хастаханәсенә барса да, ләкин алкогольгә медицина тикшеренүе үтүдән баш тарткан. Аңа РФ КоАПның 12.26 маддәсе 1 бүлеге буенча беркетмә төзелгән. Машина йөртүчегә ялгыш гамәле өчен суд каршында да җавап тотарга туры киләчәк.
Районның ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, ел башыннан 7 салмыш машына йөртүче тоткарланган.

"Рейслар дәвам итә. Төп игътибар юллардагы һәлакәтләрне киметүгә, салмыш килеш руль артына утыручыларны чикләүгә юнәлтелә", ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев