Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Әтиләр” мәчетендә - изге бәйрәм

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в) нең туган көнен Дәвеш авылының “Әтиләр” мәчетендә дә зурлап билгеләп уздылар.

Мәчет картлары, авылның ак яулыклы остабикәләре мул сыйлы табыннар артына җыелып, имин тормыш, якты киләчәк теләп догалар кылдылар, салаватлар, мөнәҗәтләр әйттеләр. Шулай ук мәчеттә дин сабаклары алучы балалар да бәйрәмнең зур кунаклары булдылар. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Дәвеш авылы җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов һәм тирә-күрше авыл имамнары катнашып, ихлас теләкләрен юлладылар. “Әтиләр” мәчете имам-хатыйбы Фирдүс хәзрәт Минһаҗев барлык авыл халкына хөрмәтен белдереп, олы рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев