Ике көн дәвам иткән сайлап алу турларында сәләтле балалар һәм яшьләр сәхнә тотып, үзләренең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтте. Барлыгы 237 иҗади чыгыш тәкъдим ителде.
Фестиваль Татарстанның җиде районыннан – Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан, Тәтеш, Чүпрәле, Кайбыч һәм Апас районнарыннан килгән яшь талантларны бер сәхнәгә җыйды. Аларның чыгышлары тамашачыларны да, мәртәбәле жюри әгъзаларын да сокландырды.
0
0
Нет комментариев