Җәмгыять һәм без

25 августта Татарстанда яңгырлар, яшенле явым-төшем һәм көчле җил көтелә

25 август, сишәмбе көнне, Татарстанда болытлы һава көтелә, көндез ачылулар мөмкин.

Кайбер урыннарда яшенле явым-төшем фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге. Иртән республиканың кайбер районнарында томан көтелә. Көндез кайбер урыннарда аз гына яңгыр сакланачак.

Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан 6–11 м/с тизлектә исәчәк. Көндез җил тизлеге 14 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы +22…+27 градуска кадәр булачак.


Нет комментариев