Дәүләт Советы депутатлары хәрбиләр проблемалары буенча кайнар элемтә оештыра
26 июнь, җомга көнне, Татарстанда хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар элемтәсе эшли башлаячак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кайнар элемтә эшендә республика Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсенә керүче депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы буенча кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская катнашачак.
Алар татарстанлыларның хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын үтәү, социаль һәм хокукый ярдәм, түләүләр һәм льготалар алу, медицина ярдәме һәм реабилитация мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләренә җавап бирәчәк.
Кайнар элемтә телефоннары: 8 (843) 236-00-71, 8-965-593-86-64 (МАКСта сораулар өчен). Шалтыратулар һәм хәбәрләр сәгать 10.00–14.00 арасында кабул ителә.
фото: Владимир Васильев (Татар-информ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев