Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы конкурсларының җиңүчеләре билгеле булды.
(25 август, “Апастово-информ”).
Казан Ратушасында 2025нче ел нәтиҗәләре буенча “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” һәм “Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту” республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Районыбыз өчен дә әлеге тантана аеруча сөенечле булды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова “Социаль үсеш” номинациясендә җиңүче булып танылды.Бу - Гөлүсә Галләмованың социаль өлкәдәге нәтиҗәле хезмәтенә республика күләмендә бирелгән югары бәя.
Гөлүсә Галләмованы лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!
Нет комментариев