Апаста Республика көненә багышланган бәйрәм тамашасы көтелә
Район тормышы

Апаста Республика көненә багышланган бәйрәм тамашасы көтелә

28нче августта Апасның үзәк ял паркында Республика көненә багышланган бәйрәм тамашасы узачак.

(25 август, “Апастово-информ”).

Бәйрәм программасы 15.00 сәгатьтә башлана. Кунакларны районыбызның фольклор ансамбльләре һәм эстрада җырчылары чыгышлары көтә. Шулай ук кызыклы уеннар, конкурслар оештырылачак. Паркта сәүдә рәтләре дә эшләячәк.

19.30 сәгатьтә бәйрәм сәхнәсендә “Аксиос” вокаль-инструменталь ансамбле чыгыш ясаячак. Ә 20.30 сәгатьтә күңелле дискотека башлана. Райондашларыбызны һәм кунакларны бәйрәм чарасында көтеп калалар! 0+

 


Нет комментариев