Җәмгыять һәм без

Төнлә Татарстанда пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән

Россия Саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, узган төндә Татарстанда пилотсыз очкыч юк ителгән.

   Татарстаннан кала, пилотсыз очу аппаратлары Самара, Саратов, Ульяновск һәм башка өлкәләрдә, Башкортстан һәм Кырым республикаларында, Пермь крае территориясендә һәм Кара диңгез акваториясендә дә бәреп төшерелгән.

  Узган төндә Россиядә барлыгы 384 пилотсыз очу аппараты юк ителгән.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев