Юллар -бүгенге көндә район инфраструктурасының мөһим өлеше булып тора.
Районда юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көче белән халыкның тормыш шартлары яхшыра, юллар төзекләндерелә, яңалары төзелә. Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Сезнең хезмәт һәркемнең күз алдында. Кайсы гына ел фасылы, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, сез һәрдаим юлларның торышын кайгыртасыз, кешеләрнең иминлеген тәэмин итәсез. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрикләп, нык сәламәтлек, бәхетле имин тормыш, гаилә бәхете, күңел күтәренкелеге, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар телим.
Айрат Җиһаншин, Апас муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев