Җәмгыять һәм без

1нче декабрьгә кадәр нинди салымнар түләргә кирәк?

Россия халкына 1нче декабрьгә кадәр милек салымнарын түләп бетерергә кирәк. Бу хакта Финанс грамоталылыгын үстерү ассоциациясе генераль директоры урынбасары Ирина Маслова РИА новости белән әңгәмәсендә искәрткән.

  Сүз фатир, йорт, гараж кебек күчемсез милеккә, автомобиль һәм мотоциклга, шулай ук җиргә салым турында бара.   Белгеч салым хәбәрнамәсендәге мәгълүматны һәм түләнергә тиешле суммаларны игътибар белән тикшерергә киңәш иткән. Түләүләрне Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинет, мобиль кушымта яки “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша да карарга мөмкин.

Чыганак “Татар-информ”.

 


Нет комментариев