“99 ел 9 көн кебек узган да киткән”
Җәмгыять һәм без

“99 ел 9 көн кебек узган да киткән”

Шәмбалыкчы авылында гомер итүче сугыш һәм хезмәт ветераны Зиннәт ага Хәйруллин 99нчы җәен каршылады.

(9 июнь, “Апастово-информ”).


Зиннәт абый тагын бер тапкыр тормыш һәм хезмәт юлын хәтерендә яңартты.
Ут-сулар кичкән, гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музеен җитәкләгән аксакал котлаулар, изге теләкләр кабул итте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгының котлауларын ирештерде.
“Тормышта тирән эз калдырган, ут-сулар кичкән аксакал сез! Яшьләргә бар яктан да үрнәк булып торасыз. Тагын да олы гомер бәйрәмегезне каршыларга язсын“, – диде ул.

Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин Зиннәт аганы тәбрик итеп, “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Ибраһимовның да бүләген тапшырды
Авылда музейны оештыручы – Зиннәт Хәйруллин. Ул Татарстанның Атказанган укытучысы, РСФСР мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны, 20 ел музей җитәкчесе булып эшләгән.

 


Нет комментариев