Җәмгыять һәм без

Әлмәт янындагы нефть саклагычына Украина кораллы көчләре һөҗүм итте

Дошман пилотсыз очкычлары республиканың көньяк-көнчыгышына тагын һөҗүм итте. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Оператив мәгълүматларга караганда, җинаятьчеләрнең максаты Әлмәт янындагы нефть саклау резервуарлары булган. Озакка сузылган һөҗүм нәтиҗәсендә берничә объект зыян күргән.

Украина кораллы көчләре һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Барлык оператив хезмәтләр урында һәм нәтиҗәләрне бетерү өчен кирәкле чаралар күрә.


Нет комментариев