Дәвеш авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр
Җәмгыять һәм без

Дәвеш авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр

Бу уңайдан абый-апалар җыелып, мул сыйлы табыннар әзерләделәр.

(29 сентябрь, “Апастово-информ”).


Бәйрәмгә җыелган халык мәчет имамы Фирдүс хәзрәтнең, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәтнең, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера ханымның тирән эчтәлекле вәгазьләрен тыңладылар, Коръән сурәләре укыдылар, салаватлар әйттеләр. Мәчеткә дини белем нигезләрен өйрәнергә йөрүче балалар да матур итеп азан яңгыраттылар, яттан Коръән сурәләрен сөйләделәр, Пәйгамбәребез турында шигырьләр укыдылар, мөнәҗәтләр әйттеләр.
Бәйрәм уңаеннан “Зөя” ял-сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе Хәйдәр Булатов авылдашларын корбан ите белән сыйлады.


Нет комментариев