“Юл, әйдә дус булыйк!” Морзалар мәктәбе - җиңүче!
Җәмгыять һәм без

“Юл, әйдә дус булыйк!” Морзалар мәктәбе - җиңүче!

Каратун мәдәният йортында “Юл, әйдә дус булыйк!” республика агитбригадалар конкурсының муниципаль этабы узды.

  Бәйгедә районыбызның мәгариф учреждениеләреннән юл хәрәкәте яшь инспекторларының 18 командасы катнашты. Катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, юлларда куркынычсызлыкны пропагандалауга багышланган чыгышларын тәкъдим иттеләр.  

  Конкурс нәтиҗәләре буенча Морзалар урта мәктәбе җиңүче булып табылды. 2нче урынга Табар Черкене, 3нче урынга Чирмешән мәктәпләре лаек булды. Җиңүчеләр һәм бәйгедә катнашучылар “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе әзерләгән дипломнар һәм бүләкләр белән хөрмәтләнде.


Нет комментариев