Казан мэрының Яңа ярдәмчесе итеп Гүзәл Мортазинаны билгеләделәр.
Шәһәр мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, аңа документлар әйләнеше һәм барлык бүлекчәләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләрен вакытында һәм сыйфатлы хәл итүне тәэмин итү өчен секретариатның төгәл эшен җайга салырга туры киләчәк.
"Юридик белемгә ия, элегрәк Казан Мэриясенең торак сәясәте идарәсендә эшләгән. Калган эш юридик юнәлеш белән бәйле иде", - дип билгеләде Метшин.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев