Казанга килүче пассажир автобусы янып беткән
Җәмгыять һәм без

Казанга килүче пассажир автобусы янып беткән

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, "Неоплан" пассажир" автобусының януы турында 3:13 сәгатьтә хәбәр ителә. Гадәттән тыш хәл М-7 трассасының 1134 нче чакрымында булган. "Сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк", - дип җиткерә коткару хезмәте. Автобус тулысынча янып беткән. Анда 35 пассажир, шул исәптән 4...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, "Неоплан" пассажир" автобусының януы турында 3:13 сәгатьтә хәбәр ителә. Гадәттән тыш хәл М-7 трассасының 1134 нче чакрымында булган. "Сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк", - дип җиткерә коткару хезмәте.

Автобус тулысынча янып беткән. Анда 35 пассажир, шул исәптән 4 бала да була. Аларны вакытлыча Актаныш районындагы Пучы авыл мәдәният йортына урнаштырып торалар.

Янгын транспорт чарасының төзексезлеге аркасында килеп чыккан дип фараз кылына. 1992 елгы транспорт иминиятләштерелгән. Зыян - 500 мең сум.

Пассажирлар башка автобус белән Казанга озатылган.

Чыганак: intertat.ru


Нет комментариев