Сәламәтлек

Казанлы хатын-кыз остеопат сеансыннан соң инсульт белән РКБга эләккән

Казанлы хатын-кызда остеопатка барганнан соң инсульт булган. Бу хакта Татарстан Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

38 яшьлек хатын-кыз баш һәм муен авыртуларына зарланып остеопатка мөрәҗәгать иткән. Өч көннән соң ул уң кулында һәм аягында хәлсезлек сизгән.

Тормыш иптәше ашыгыч ярдәм чакырган. РКБ белгечләре тикшерү вакытында ике эчке йокы артериясенең катламлануын ачыклаган. Бер яктан кан агымы тромбланган артерия белән тулысынча ябылган булган. Диагностика һәм дәвалауның рентген-хирургик ысуллары №1 бүлеге мөдире Андрей Терегулов һәм рентген-хирург Владимир Фадеев ике йокы артериясенә стентлар куеп, кан агымын торгызган.

Хатын-кыз аңына килгән, ләкин тулы афазия хәлендә кала бирә – бу сөйләшү сәләте һәм сөйләмне аңлау сәләте бер үк вакытта бозыла торган халәт. Аның хәлен анестезиолог-реаниматологлар һәм неврологлар күзәтә.


Нет комментариев