Олы Болгаердан Зарифуллиннар нәселе 11 буын шәҗәрәне барлаган
Җәмгыять һәм без

Олы Болгаердан Зарифуллиннар нәселе 11 буын шәҗәрәне барлаган

Яшел Үзәндә "Без тарихта эзлебез" фестиваленең зона этабы узды.

(16 апрель, "Апастово-информ").


Анда катнашучы гаиләләр үзләренең гаилә шәҗәрәсе белән беррәттән, милли һәм гаилә ризыкларын, кул эшләрен дә тәкъдим итте, концерт номерлары күрсәтте.

Әлеге фестивальдә Олы Болгаерда яшәүче Зарифуллиннар нәселе дә катнашты.

Алинә Амануллина дәү әнисе ягыннан 11 буын шәҗәрәне барлаган.

"1714 елдан башлап 2020 елга кадәр туучылар - барлыгы 11 буын шәҗәрәдә урын алды. Мәгълүматларны Хәмзә Бәдретдиновның "Искитмәле Олы Болгаер "китабыннан алдым һәм туганнардан сорашып җыйдым", - ди ул.

Җврлы-моңлы, эшкә батыр, тырыш һәм бердәм гаилә Яшел Үзәнгә барып та үзләренең сәләтләрен күрсәтте, югары бәя алды.

#яшәавылымминем


Нет комментариев