Җәмгыять һәм без

Путинның халык белән туры линиясе декабрьдә узачак

Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе белән берләштерелгән туры линиясе быел декабрь аенда узачак. Бу хакта Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте дип яза ТАСС.

  Аның сүзләренә караганда, Президентның зур матбугат конференциясенә һәм туры линиягә әзерлек эшләре инде башланган. 2025нче елда Владимир Путинның халык белән туры линиясе зур матбугат конференциясе белән бергә үткәрелде. Чара 4,5 сәгать дәвам итте, шул вакыт эчендә дәүләт башлыгы 70тән артык сорауга җавап бирде.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев