Тирәк мамыгының яну температурасы 800 градуска җитәргә мөмкин, бу янгын чыгуга һәм тиз таралуга җитди куркыныч тудыра.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын булдырмас өчен киңәш итә:
- Эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда эш урыны тирәсендә тирәк мамыгы җыелмавына инанырга кирәк.
- Тирәк мамыгын яндырмаска һәм алар күпләп җыелып торган урында тәмәке төпчекләрен ташламаска киңәш итә.
- Территорияне мамык өемнәреннән чистартырга һәм, мөмкин булганча, янгынны булдырмас өчен, аларга су сибәргә кирәк.
- Янгын чыккан очракта кичекмәстән 101 яисә 112 номерлары буенча ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итәргә.
Шуны да истә тотарга кирәк, ут якын-тирәдәге йортларга, автомобильләргә һәм урман массивларына җиңел күчә ала, аларга зур зыян китерә, кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра.
Чыганак:https://vk.com/tatarinformtat?w=wall-123741481_59636
Нет комментариев