Җәмгыять һәм без

Россиялеләр өчен 2027 елда ялны иң отышлы кайчан алырга икәне билгеле булды

2027 елда март, апрель, июль, август, сентябрь һәм декабрь айларында отпуск рәсмиләштерү аеруча отышлы. Бу турыда РИА Новости РФ Хөкүмәтенең ял көннәрен күчерү турындагы карарына таянып яза.

  Карар буенча, 2027 елда ял көннәре түбәндәгечә күчерелә: 2 гыйнвар (шимбә) — 5 ноябрь (җомга), 3 гыйнвар (якшәмбе) — 31 декабрь (җомга), 20 февраль (шимбә) — 22 февраль (дүшәмбе).

РИА Новости исәпләвенчә, отпускны бәйрәм көннәре азрак, ә эш көннәре күбрәк булган айларда алу отышлырак. Шуңа күрә 2027 елның март, апрель, июль, август, сентябрь һәм декабрь айлары иң отышлы дип санала.

Мартта Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәм ителсә дә, бу айда эш көннәре барыбер күбрәк: мәсәлән, гыйнварда 15 эш көне, майда 19 эш көне булса, мартта 22 эш көне, диелә хәбәрдә.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев