Россиянең иң эре элемтә операторлары абонентны тоташтырганда сим-карта өчен аерым түләү ала башлады.
Компанияләр моны сим-карталарның бәясе 3,5 тапкыр кыйммәтләнүгә бәйләп аңлата, дип яза «Коммерсант».
«Мондый карар операторның яңа абонентны тоташтыру чыгымнарын өлешчә компенсацияләргә мөмкинлек бирә, шул исәптән 2022 елда бәясе берничә тапкыр арткан сим-карта чыгымнарын да», – дип китерә газета бер компаниянең җавабын.
Санкцияләр аркасында операторлар көнбатыш илләрдәге җитештерүчеләрдән сим-карталар сатып алмый башлады һәм Кытайда җитештерелгән чипларга күчте.
Экспертлар фикеренчә, вазгыять интернет әйберләр базары үсешенә янарга мөмкин. Тик бу сим-карталар белән тәэмин итү проблемасы яңа дәрәҗәгә чыкса гына мөмкин булачак.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-elemta-operatorlary-sim-karta-ocen-akca-ala-baslady-5856284
Нет комментариев