Урта Балтай, Кызыл Тау, Тутай авыл җирлеге мәдәният йорты, клуб мөдирләре, китапханәчеләр, Урта Балтайның актив гүзәл затлары “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясенә кушылды.
(29 сентябрь, “Апастово-информ”).
Алар мәдәният йортына җыелып маскировка челтәрләре үрәләр.
“Эшебезнең нәтиҗәсе дә күренә. Инде тәүге челтәрне үрүне тәмамладык та. Бердәм эшләгәч, тиз арада тасмаларны кисеп, бәйләп тә бетердек”, - ди мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.
Алдан хәбәр иткәнебезчә, челтәр үрү эше Казанның “Фронт кошчыгы” фонды белән берлектә эшләнелә. Үрелгән челтәрләр алар ярдәме белән төрле хәрби нокталарга барып ирешәчәк. Маскировка челтәрләре районның 12 мәдәният учагында үрелә.
Нет комментариев