"Ак Барс" банкының идарә рәисе Роберт Миңнегалиев үз вазифасыннан китә. Ул хәзер штаттан тыш нигездә Татарстан Президенты ярдәмчесе булып эшләячәк. Миңнегалиев Роберт Хәмит улы 1972 елның 5 июлендә Апас районында туган. Казан финанс-икътисад институтын, Чикаго университетының Югары бизнес мәктәбен тәмамлаган (2007). 1993-1996 елларда Казан сөт комбинатында эшләгән. 1996-1997 елларда -...
"Ак Барс" банкының идарә рәисе Роберт Миңнегалиев үз вазифасыннан китә. Ул хәзер штаттан тыш нигездә Татарстан Президенты ярдәмчесе булып эшләячәк.
Миңнегалиев Роберт Хәмит улы 1972 елның 5 июлендә Апас районында туган. Казан финанс-икътисад институтын, Чикаго университетының Югары бизнес мәктәбен тәмамлаган (2007).
1993-1996 елларда Казан сөт комбинатында эшләгән. 1996-1997 елларда - ТР Финанс министрлыгының банклар һәм бюджеттан тыш фондлар белән эшләү бүлеге башлыгы. 1997-1998 елларда - шул ук министрлыкның максатчан фондлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе.
1998-2003 елларда - финанс министрының беренче урынбасары - Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры.
2003 елның апреленнән - "Ак Барс" банкының идарә рәисе.
Чыганак:intertat.ru.
Нет комментариев