Апас аграр көллияте эшчәнлеге «Осталар шәһәре» ярминкәсендә югары бәя алды
Авыл хуҗалыгы

Апас аграр көллияте эшчәнлеге «Осталар шәһәре» ярминкәсендә югары бәя алды

Казан Агросәнәгать паркында узган «Осталар шәһәре» авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник эшләнмәләр ярминкә-күргәзмәсендә Апас аграр көллияте дә үз эшчәнлеген, экспозиция мәйданчыгын тәкъдим итте.

(28 сентябрь, “Апастово-информ”).

Студентлар тарафыннан әзерләнгән камыр ризыклары, кырларда күкрәп үскән бөртекле культуралар, җиләк-җимеш күргәзмәгә куелды куелды. Ярминкә барышы белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов,  Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин танышты.
Татарстан Рәисе ярминкәдә катнашучыларны сәламләп, бу күргәзмәнең республикада урта һөнәри белемнең яңа көч җыюын ачык күрсәтүен, бүгенге көндә мәктәпне тәмамлаучыларның көллиятләргә өстенлек бирүен билгеләп узды.

«Осталар шәһәре» ярминкәсендә аграр көллият эшчәнлеге дә югары бәя алды. Коллектив “Ярминкәдә гадәти булмаган товар” номинациясендә җиңүче булып танылды.

 


Нет комментариев