«АгроАктив” хуҗалыгы Болын-Балыкчы һәм Кормаш авыллары халкын ифтар ашына җыйды
Хуҗалык җитәкчелеге тарафыннан мул сыйлы табыннар әзерләнде
(21 март, "Апастово-информ").
"АгроАктив" хуҗалыгы районда нәтиҗәле эшчәнлеге белән дан тота. Иркен күңелле хуҗалык җитәкчеләре динебезне дә хөрмәт итеп, изге гамәлләр кылып яши. Ел саен изге Рамазан аенда авылдашлар өчен Ифтар, Корбан ашлары уздыра.
Быел да “АгроАктив” хуҗалыгы җитәкчелеге Болын-Балыкчы һәм Кормаш авылларында яшәүчеләр өчен ифтар ашы оештырды. Табыннарны да мул итеп әзерләде. Ифтар ашында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев катнашты. Мул сыйлы табыннар артында үзара мөнәсәбәтләр, Аллаһка якынаю турында вәгазьләр сөйләнде, догалар кылынды. Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйлфанов район җитәкчелеге исеменнән авылдашларны Изге Рамазан ае белән тәбрик итеп, "АгроАктив" хуҗалыгының нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үтте, районда үрнәк хуҗалык булуын әйтте. Хуҗалык җитәкчеләре Рәмис һәм Фәрит Рәхимовларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев