Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

“Аятел-Көрси”не укуның фазыйләтләре

“Аятел-Көрси” – Коръән Кәримнең олуг аяте. Ул үз эченә исме әгъзамны, ягъни Раббыбызның олуг исемен алган.

“Аятел-Көрси”не укучы иртәдән кичкә һәм кичтән иртәнге якка кадәр шайтаннарның зарарыннан имин булыр.

“Аятел-Көрси” Коръән Кәримнең 1/4 өлешенә тиң.

“Аятел-Көрси”не һәр фарыз намаздан соң укучы киләсе фарыз намазга кадәр сакланган хәлдә булыр.

“Аятел-Көрси”не даими рәвештә һәр фарыз намаздан соң укучы кешене җәннәттән бары тик үлем генә аерып тора.

“Аятел-Көрси”не йортка кергәндә укысаң, шайтан аннан качар.

“Аятел-Көрси”не укучы да, аның балалары да, йорты да, байлыгы да, милке дә, хәтта күршеләренең йортлары да имин хәлдә булыр.

“Аятел-Көрси”не “Әл-Бәкара” сүрәсенең соңгы аяте белән укыган очракта догалар җавапсыз калмас.

Берәү йоклар алдыннан ихластан “Аятел-Көрси”не укыса, ул кеше иртәнге көнгә кадәр имин халәттә булыр. Аның иминлеге өчен ике фәрештә билгеләп куелыр.

Чыганак:https://kiziltan.ru/news/iman/2024-05-16/ayatel-k-rsi-ne-ukuny-fazyyl-tl-re-3768373

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/muslims-reading-from-the-quran_18641670.htm#fromView=search&page=1&position=18&uuid=e609f73f-5679-4a37-8ddb-c5ce832c0f4f

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев