Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Аллаһка итагать итеп яшәүчеләрнең юлы

Ураза гыйбадәте ул – гадәти ач тору гына түгел. Ул – Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәп, Аңа итагать итүнең олы бер мисалы. Аллаһка итагать ул “Аллаһ кушканнарны үтәп, Аның ризалыгын алырга тырышу” дигәнне аңлата. Һәрдаим Аллаһ Раббыбызның ризалыгын алырга тырышу ни өчен кирәк соң?

“...Бер ир кешенең 5 улы булган, бишесе дә сокланырлык дәрәҗәдә тәртипле, әдәпле, “әти-әти” дип аталарына мәхәббәт һәм олы ихтирам белдереп, аны бик зурлыйлар, кадерлиләр икән. Берәү бу ирдән: “Улларың бигрәк хөрмәт итәләр үзеңне. Ничек шундый яхшы егетләр тәрбияли алдың?” – дип сорагач, ул болай дип җавап биргән: “Мин Аллаһка итагать иткән өчен Аллаһы Тәгалә улларымны миңа итагать иттерә...”

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм исә бу хакта болай дигән: “Әгәр кеше (Аллаһка итагать итеп) Раббысы белән араны төзек тотса, Аллаһы Тәгалә аңа бу дөньяда 4 сөенеч бирер:
1) Бу кеше хәләл җефетеннән уңар (ир кеше булса хатыныннан уңар, хатын-кыз булса – иреннән);
2) Балалары үзенә итагать итә торган булыр;
3) Дуслары яхшы булыр;
4) Хәләл ризыгы җиңел табылыр.

Аллаһка итагать итмичә яшәүчеләргә хас булган начар сыйфатлардан – мин-минлек һәм тәкәбберлек. “Мин-мин!” – дип мактанган, “Мин булдырам!” – дип шапырынган кешегә Аллаһы Тәгалә гадәттә авыр сынаулар бирә. Әлхәмдү лилләһ, ураза гыйбадәте мондый начар сыйфатлардан арынырга ярдәм итә, чөнки ураза файдаларының берсе – түбәнчелек хисе барлыкка килү. Түбәнчелек чишмәсе Итагать елгасына кушылып, шул елга Бәхет-сәгадәт дигән диңгезгә таба юнәлә, шул диңгез исә “Аллаһның Рәхмәте” дигән иксез-чиксез дәрьяга тоташа... Аллаһка итагать итеп яшәүчеләрнең юлы шушыдыр...” – дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.
 

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2023-04-04/alla-ka-itagat-itep-yash-chel-rne-yuly-3203452?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев