Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Аллаһтан хәерлесен сорап дога кылыгыз!

Раббыбыз Аллаһтан хәерлесен сорап дога кылу, теләк теләү үрнәге. Моны көн дә укырга тырышыгыз.

“Әгузү билләһи- минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил-гәәләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мөхәммәдин вә гәләә әәлиһи вә әсхабиһи әҗемәгыйн.

Йә, Раббым! Авыруга - шифа бир, мохтаҗга - хәерле ризык бир, адашканга - туры юл күрсәт, әҗәтлегә - ярдәм ит, бәлагә төшкәнгә - чыгу юлын күрсәт!

Йә, Раббым! Бала-оныкларга, киләчәк буыннарга тәүфыйк, һидаять бир. Гыйлем һәм итагатьтә үсеп, аларга бездән хәерлерәк буын булырга язсын!

Йә, Раббым! Гаилә кормаганнарга - хәерле хәләл җәфетләр, баласы булмаганнарга - изге балалар бир.

Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә вә әңтә хайруль мүңзилиинә.

Әй, рәхимле, шәфкатьле Раббым! Җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына. Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда.
Теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерәсең. Теләсәң, ул бәракәтләрне ала да аласың.

Йә, Раббым! Торган нигезләребезгә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер! Анда яшәүчеләрнең тәннәренә — сихәт, җаннарына — тынычлык, калебләренә һидәят нурын иңдер һәм араларына өлфәт-мәхәббәт насыйп ит!

Йә, Хафиз булган Аллаһ! Нигезләребезне һәм гаиләләрбезне күзләребез күрә алган һәм күрә алмаган бөтен начарлыклардан сакла!
Шушы нигездә сөенеп, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып, озын гомердә яшәүләрне насыйп ит!

Раббәнәә әәтинә фиддүн-йәә хәсәнәтә вә фил әәхыйрати хәсәнәтә вә кыйнәә гәзәәбәннәәр. Йә Раббил Гәләмиин! Әәмиин!” – дип яза “Биккол авылы мәчете” төркеме.
 

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/iman/2024-05-24/alla-tan-h-erlesen-sorap-doga-kylygyz-3781276

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/still-life-crucifix-held-hand_24482760.htm#fromView=search&page=1&position=10&uuid=eabcbd23-e50a-447f-b380-4430f1c51129

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев