Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

“Җәмигъ” мәчетендә чыгарылыш кичәсе узды

Ислам дине нигезләрен өйрәнүче балалар өчен матур бәйрәм оештырылды.

(20 март, “Апастово-информ”).


Чыгарылыш кичәсендә әти-әниләр, дәү әниләр, дин әһелләре катнашты. Бәйрәмне мәчет абыстае Гөлсирә ханым ачып җибәрде. Мәчетнең имам-хатыйбы Фәргать хәзрәт балаларга дин юлында уңышлар, киләчәктә дә мәчеттә укуларын дәвам итүләрен теләде.


Шулай ук мәчетләрдә укыту буенча җаваплы Суфия абыстай, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева, мөхтәсиб Мирхәт хәзрәт үзләренең теләкләрен җиткерделәр, мөгаллимәләре Эльвира абыстайга, әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Мөгаллимә Эльвира абыстай балаларның тырышып белем алулары хакында сөйләде. Шәкертләр үзләренең азан әйтүдә, сурәләр укуда, барлык тәртипләрен үтәп, намаз укуларында булган белемнәрен күрсәттеләр. Әти-әниләр дә мәчет әһелләренә, мөгаллимәгә үзләренең рәхмәтләрен әйттеләр. Соңыннан һәр катнашучы балага бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм мул табын артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев