Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

“Җәмигъ” мәчетендә «Туган илем, туган телем!» дип исемләнгән шигырь бәйрәме узды

Җәмигъ мәчетендә район мөслимәләр берлеге, мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган район мәчетләре каршында дин нигезләре белеме алучы балалар өчен бөек Тукаебызның туган көненә, Бөек Җинунең 78 еллыгына багышлап балаларны яклау көнендә «Туган илем, туган телем!» дигән матур шигырь бәйрәме утте.

16 бала Габдулла Тукай һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен башкардылар. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары, сугышчы геройлар турында матур эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Дәвештән Багавиев Самир узе иҗат иткән "Тукай абыйга" дигән шигыре белән сөендерде. Бәйрәмдә иң нәни катнашучы Каратуннан 4 яшьлек Биккулов Мансур Тукай турында шигырь сөйләде. Шигырьләр белән бергә балалар матур итеп Коръэн сүрәләре дә әйттеләр. Район мөслимәләр берлеге, мөхтәсибәт исеменнән балаларны әлеге чарага әзерләүче Дәвештән Фәһимә абыстайга, Урта Балтайдан Мөнирә абыстайга, Каратуннан Винера абыстайга, Чирмешәннән Гүзәлия белән Әкълимә абыстайларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Дания абыстай Самольянова матур теләкләрен җиткерде. Киләчәктә дә изге эшләрендә уңышлар телибез. Кичә бик эчтәлекле , матур утте. Катнашучылар кичәгә югары бәя биреп, мондый чара дәвамлы булуын теләделәр.

 

Кичгә Гәүһәрия һәм Дания абыстайлар балаларга саллы күчтәнәчләрен дә алып килеп балаларны сөендерделәр.

 

Мөхтәсибәт тә балаларга үзенең рәхмәт хатларын һәм бүләкләрен тапшырды. Ахырдан Гөлсирә һәм Алсу абыстайлар балаларны тәмле, мул чәй өстәле белән сөендерделәр.

 

Венера Зәкиевна Сәгъдиева – район мөслимәләр берлеге рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев