Апас аграр көллияте өлкәннәр өчен ифтар ашы оештырды
Дини мәҗлескә биредә эшләп, лаеклы ялга чыккан абый-апалар җыелды.
(3 апрель, "Апастово-информ").
Көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде,намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен белдерде. Шулай ук якын көннәрдә үзләренең юбилейларын каршылаган өлкәннәрне дә тәбрикләп, рәхмәт хатлары тапшырды.
Ифтар ашында катнашкан район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев та кунакларны изге Ураза ае белән котлады.
"Безне онытмаучы җитәкчеләргә, хезмәттәшләргә олы рәхмәт. Игътибар һәм ихтирам тоеп яшибез", - дип рәхмәтләрен белдерде өлкәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев