Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Апас “Җәмигъ” мәчетендә Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вәгазь кичәсе үткәрде

Ул дин кардәшләре алдында якынлашып килүче Рамазан ае уңаеннан ураза фазыйләтләрен искә алды.

(16 март, “Апастово-информ”).


Вәгазь кичәсенә районыбызның дин әһелләре җыелды. Тирә-як авыллардан имамнар һәм остабикәләр дә килде.
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сөйләгән вәгазьләр һәркемнең күңеленә хуш килде.
Йосыф хәзрәт Сарман районында туган, шул районда дини өлкәдә эшчәнлеген башлаган. Түбән Кама районы мөхтәсибе булып эшләгән, хәзергесе вакытта Казан шәһәренең Кабан арты мәчетенең имам-хатыйбы, Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе, 6 бала атасы.
“Приют человека” дип аталган мохтаҗларга ярдәм күрсәтү үзәкләренә нигез салучыларның берсе ул. “Закабанная” дип аталучы ютуб каналында “Ахирәт”, “Әхлак дәресләре”, “Аллаһны зекер итү” дәресләре белән, үзенең үтемле, шул ук вакытта гади (аңлаешлы) телдә вәгазь, дәрес бирүләре белән киң җәмәгатьчелеккә таныш”, - дип таныштырды кичәдә район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев