Апас “Җәмигъ” мәчетендә Коръән-хәтемне багышлау көне узды
Анда хәтемгә йөрүче абыстайлар һәм мәчеткә йөрүче ирләр катнашты.
(20 апрель, “Апастово-информ”).
“Ураза ае буе укылган Коръәнне Кадер кичендә багышлау көне үткәрелде. Коръән Хафиз Кори көндез абыйстайлар белән Коръән хәтем кылды. Ә тәравих намазларында кабат Коръән хәтем кылынды. Ир-егетләребез тырышлыгы белән мәчеттә ай буе көн саен ифтар мәҗлесләре оештырылды. Абыстайлар һәм мәчеткә йөрүче ирләр Коръән Хафиз Корига рәхмәтләр әйтеп озатып калдылар. Барлык укыган догаларыбыз Кабул булсын”, - дип хәбәр итәләр мәчет абыстайлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев